Чистаем
Айгөл Камалова
Ерак чит илләрдән кайтып керәм
Туган булган якын нигезгә,
Чистай дигән күз явын алырлык
Гүзәл булган газиз җиремә.
Әх, Чистаем, синең күк йөзләрең
Барча күк йөзләреннән зәңгәррәк!
Әх, Чистаем, балкый торган кояшларың
Бөтен дөнья кояшыннан сөйкемлерәк!
Туган җирнең булуы үзе бәхет,
Чистай — минем туган шәһәрем,
Күңел түрләрендә йөртә торган
Минем газиз туган җирләрем.
Көп-кечкенә булган матур шәһәр,
Балкый йолдыз сыман
Чулман буйлары,
Мин мәңгегә синдә калыр идем,
Туган җирем — минем Чистаем!
Милли бизәк
Айгөл Камалова
Милли бизәк үзе бүләк,
Милләт өчен ул кирәк.
Татар халкым өчен бизәк —
Ләлә дигән хуш чәчәк.
Ахх, ләләләр шундый матур,
Язның беренче гөле.
Татар халкым, милләт өчен
Бизәк булган хуш гөле.
Татар кызы сылулары
Милли бизәк чиккәннәр.
Ләлә — язның чәчәкләрен
Калфакларга, алъяпкычка,
Кулъяулыкка чәчкәннәр.
Әти кигән түбәтәйнең
Бизәкләре бик матур.
Милли бизәк — ләлә гөле
Түбәтәйләрдә аңкый.
Минем халкым бизәкләре
Бизәсен барчабызны.
Татар халкым бизәкләре
Чәчәк атсын мәңге яз саен.
Рәхмәт сиңа, гайбәт сатучы
Айгөл Камалова
Минем өчен иң хәерле кеше
Гайбәт сатып мине йөрүче,
Мине яратмыйча юк-бар сөйләп,
Ялган сүзләр әйтеп йөрүче.
Минем гөнаһларым да бар,
Юк түгел…
Рәхмәт сиңа, гайбәт сатучы,
Гайбәт сатып минем гөнаһларны
Үз өстеңә өстәп алучы!
Мин ачуланмыйм шундый кешеләргә,
Эше юктан сүз сөйләүчегә.
Һөнәр белгән, тормыш иткән кеше
Вакыт тапмас гайбәт сөйләргә!
Эх, бераз кызгану хисе уяна шул:
Мескен булган гайбәт сөйләүче!
Синең гөнаһларың өстәлмәсен өчен
Гөнаһларымны киметермен дип
Мин сүз бирүче!
Йөрәк тибеше
Айгөл Камалова
Йөрәк бүген никтер тыныч түгел,
Тели күкрәгемнән чыгып качарга.
Тып-тып итеп тибеп йөрәк тели
Юләр яшьлек хисләренә батарга.
Әх, мәхәббәт йөрәкләрне
Ишетерлек итеп тип дип уятты,
Йөрәк тибешләрен ишеттерерлек итеп
Сине юлларымда очратты.
Ничек итеп тойды йөрәк бүген
Синең назлы йөрәк тибешен?
Гомерлеккә ярың булыр сиңа диеп
Сине очраттырды, җимешем.
Күзем төшеп сиңа, сүзсез калдым,
Йөрәк сине шундук сайлады.
Дып-дып итеп яңгыратып тибеп,
Мине кызыл төскә кертеп буяды.
Миннән көлгән кебек бөтен кеше
Әллә авыру инде диеп уйлады.
Мәхәббәт авыруы белән авырыйм шул,
Шул чир мине мәңге чолгады.
Баян тавышлары
Айгөл Камалова
Әйдә, абый, сине бүген
Яшьлегеңә алып кайтам.
Яшьлек чактагы баяныңны
Кулларыңа бүген тоттырам.
Ерак еллар күптән шул баянны
Саттырганнар әти-әнидән.
Ә мин аны эзләп таптым, абый,
Кире кулларыңа тоттырам!
Шул баянны эзли-эзли юллар
Уфаларга мине җиткергән.
Уфа җирләрендә табып аны,
Бүген сиңа бүләк иттергән.
Басылсын әйдә баян телләре,
Уйнасын баян көен.
Баян тавышлары — еллар агышлары,
Баян тавышлары — үзе бер гомер.
Тормыш көен уйный баян бүген,
Тормыш көе шундый моңлана.
Матур көйнең сихри яңгырашы
Ишетелсен гомер юлыңда.
Тот мизгелне
Айгөл Камалова
Мин көнләшеп карап тордым тәрәзәгә,
Каршы зур өйдәге гаиләгә.
Әти-әниләренең хәлен белеп
Кайткан күпме бала биредә.
Мин дә кайтыр идем әти-әнигә,
Ләкин юк шул кайтыр юлларым.
Күптән ятим калган йөрәк кенә
Тели кайтарырга узган елларын.
Кайтып килер идем яшьлегемә,
Әти-әни исән чагына,
Кат-кат мин аларга әйтер идем:
Ничек рәхәт алар янында!
Әти белән әниемне кочып
Калыр идем шул кич аларда.
Тот мизгелне, дустым, тизрәк бүген,
Әти-әни исән чагында.
Әти-әниләрнең хәлен белеп,
«Мин яратам сине, әни, әти!» — диеп
Бүген өлгер әйтеп аларга.
Сәер җырчы сәлам тапшырды, ди,
Сәламемне тапшыр аларга.
Ак бөркет
Айгөл Камалова
Мин ак бөркет, очам ялгыз һаваларда!
Мин ак бөркет, очам югарыда, гел алга!
Зур канатлар белән ертып болытларны,
Очам минем халкым — татар янына.
Халкым минем, халкым минем,
Юктыр миндә, ак бөркеттә, хакым
Сезгә бу сүзләрне әйтми калырга:
Саклап калыйк безнең телебезне,
Динебезне һәм милләтне, халкым минем!
Без бөркетләр, ак бөркетләр, мин дә татар,
Минем татарлыгым гасырларны табар.
Онытмаска тиеш бу дөньяда һәрбер татар
Телен, динен һәм милләтен —
Шунда гына татар халкы бәхет табар.
Мин ак бөркет, мин яратам сине, халкым минем,
Сине, халкым минем, тырыш татар.
Мин ак бөркет, мин бик горур
Синең белән, халкым минем, бөек татар!
Балтачы
Айгөл Камалова
Шушы йортта яши балта остасы,
Аның кушаматы — Балтачы!
Авыл халкы куркып йөри аннан —
Кеше кулына сыймый балтасы.
Эх, балта остасы көчле:
Җилкәләре — бөркет канаты,
Зур гәүдәсе — аю гәүдәләре,
Уттай яна кара күзләре.
Эх, Балтачы! Балтачы!
Зур балтасын кулларында уйната,
Бер сугуда имән бүрәнәсен яра.
Озын толымлы күрше кызын күрсә,
Серле итеп матур елмая.
Бер кич авыл клубында яшьләр
Ызгыш, талаш, сугыш чыгарган.
Шул тавышны ялгыш Балтачы ишетеп,
Шундук клубка кереп лә чыккан.
Кереп кенә чыккан,
Талашмаган —
Аны бер күрүдә бөтен кеше таралган.
Озын толымлы күрше кызын
Өйләренә кадәр озатып ул куйган.
Эх, күпме ел шуннан узган…
Менә мин дә сезгә җыр язучы,
Минем әби белән бабам —
Озын толым белән Балтачы.
Рәхмәт сиңа, мине тыңлаучы!
Йөрәктәге буран
Айгөл Камалова
Салкын буран шакый тәрәзәне,
Ап-ак карны җилләр тарата.
Әллә инде шулай усал итеп
Минем бозлы йөрәкне уята?
Юк! Бозланган йөрәк сизми күптән!
Берни сизми күптән суынып!
Синең хыянәткә түзә алмый
Туктагандай була бозланып!
Килгән яңа язлар эретер шул
Буран салган ап-ак карларны,
Узган вакыт кына дәвалый алмас
Син калдырган йөрәк яраны!
Вакыт йөрәк яраларын төзәтә, ди
Иске булган халык әйтеме.
Бозлы йөрәк кенә сизә алмый
Вакыт санаганын сәгатьне.
Киләчәккә хат
Айгөл Камалова
Киләчәккә хат…
Фәрештәләр моңсуланмый,
Алар баш селкеп карый.
Апа-сеңел мал бүләләр,
Ир хатынын алдалый,
Улы әнисен сәламләми,
Онык бабайны талый.
Эх, бу чын булмаган дөнья!
Ник соң сезне алдалый?!
Сез бит Адәм балалары,
Җир дөньясы сезне ялганлый!
Фәрештәләр моңсуланмый,
Алар баш селкеп карый.
Чын булмаган кыска гомерләрен
Кеше заты ничек юк-барлый.
Бу дөньяның чын түгелен
Бик аз кеше генә сизәчәк.
Һәм шул кешеләр арасыннан берсе
Киләчәккә җыр итеп
Хат җибәрәчәк.
Шул хатында дүрт сүз төзеп:
«Тәүбә итәргә соң түгел…» — диячәк.
Син утырткан миләшләр
Айгөл Камалова
Син утырткан миләшләр
Шундый матур үсәләр,
Шыгрым чәчәк атып, җимеш биреп,
Кабат язлар көтәләр.
Ә мин көтмим кабат яз җиткәнен,
Язлар миңа бәхет китерми!
Парлы миләш матур җимеш бирә,
Ләкин татлы җимеш бирәлми.
Парлы миләш
Парлы булып калды,
Ә мин синсез ялгыз ак канат!
Бу дөньяда яшәп булмас кебек,
Синсез яшәү миңа зур газап!
Мин зарланмам бүтән язмышыма,
Киләчәк язларымны уйлармын.
Сине сагынганда миләшләргә
Мыштым башым куеп елармын.
Әни догасы
Айгөл Камалова
Тәрәзәдән алмый күзен көтә
Һәрбер әни газиз баласын.
Олы юлга,
Ил саклыкка киткән бала —
Көтә кайтыр мизгел чарасын.
Мин көтәрмен сине,
Син кайт, балам!
Ирешә бит әни догасы!
Һәр юлчыга Ходай ярдәм итә
Һәм әнисе кылган догасы.
Көтәр көннәр, авыр төннәр
Әй, ашыкмый гына узыла.
Шалтырар инде телефон диеп
Һәр әни, эх, көтеп утыра.
Шул көткән вакытлар узмый тормый,
Көткәннәргә булыр зур бүләк!
Очрашу мизгеле татысын
Һәр көткән әнигә тизрәк!
Бәхет таба алмас җаннар
Айгөл Камалова
Зәңгәр бөек күктә яши җаннар,
Бәхет көен көйләп, моңланып,
Вакыт җиткәч
Кар бөртеге сыман
Җиргә төшә
Бер уй уйланып.
Бәхет таба алмас
Җаннар бу дөньяда,
Ә мин сине эзләп тапканмын,
Бер карауда синең җанны танып,
Сагынганны тоеп алганмын.
Уйлый җаннар зәңгәр күккә карап:
Сөйгән ярны кайдан эзләргә?
Гомер юлын тигез үтәр өчен
Бүгенгесе көндә нишләргә?
Уйлый җаннар зәңгәр күккә карап,
Эххх, тотасы бәхет кошларын,
Тоткан бәхет коштан әйттерергә:
Кайда минем сөйгән ярларым?
Әгәр син булмасаң
Айгөл Камалова
Ничек итеп сиңа рәхмәт әйтим,
Мине рәнҗетүче мәхәббәт!
Йөрәгемне кызу утка керткән,
Мине кызганмаган мәхәббәт!
Әгәр син булмасаң бу дөньяда,
Әгәр очрамасаң юлларымда,
Матур сөю хисен тоймас идем,
Син «юк!» — дигәч, кызу утка кереп янмас идем.
Шул мәхәббәт йөрәкләрдә
Уятмаган тамчы да нәфрәт.
Шул мәхәббәт алга китәр өчен
Булган зур этәргеч һәм сәбәп.
Кызу утка кереп януларым,
Сиңа тиң яр булу уйларым
Мине алга гомер этәрде,
Биек үрләр яулауга өндәде.
Көзге яфрак
Айгөл Камалова
Кар каплады көзге яфракларны,
Көзге яфрак кышын өшемәс.
Язга кадәр карлар саклар аны,
Кышын салкын җилләр өшетмәс.
Язлар җиткәч көзге яфрак моңсу
Кара төскә кереп бөрешер.
Ак карларны сагынып һәм моңаеп,
Соңгы юлга китеп ирешер.
Көзге яфрак, алтын яфрак,
Син моңайма кышларга,
Кышкы салкын ак карларга,
Кышның соңгы аена.
Көзге яфрак…
Ямьле язлар яңа яфрак ярыр,
Ямь-яшелгә буяр аларны.
Көзләр җиткәч, алтын төскә кертеп,
Җил очырыр кабат аларны.
Кешеләр дә шул яфраклар сыман
Сагыналар үткән гомерне,
Кабат язлар җиткәч юксыналар
Кышта калган якын кешене.
Соңгы юлга озату
Айгөл Камалова
Быел көзләр шундый җылы килде,
Көзге яфракларны кояш кыздыра.
Кайгы хисе баскан мескен әти-әни
Баласына җеназа уздыра…
Соңгы юлга озату шундый авыр,
Белми әти-әни түзәр чарасын.
Елый-елый берни эшли алмый,
Соңгы юлга озата баласын.
Елый әти, түзә алмый йөрәк,
Зиратларга бар бит барасы!
Авыр итеп елап, сулап куеп,
Кара җиргә күмә баласын!
Көзге яфрак җылы җилләр белән
Оча әни күз яшьләре арасы,
Ярсып елый торган әти-әниләрнең
Күз яшьләрен тели аласы.
И Ходаем!
Әти-әниләр очратсын
Җәннәт бакчасында баласын,
Өзгәләнеп җирдә калган җаннар
Түзә алсын авыр мизгел чарасын.